Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Татарстан чемпионы һәм 30 килолы кабак: 2025 елда Чирмешән районында истә калганнар

2025 ел – тарихта.

  • Светлогорск поселогы фельдшеры Алинә Мәҗитова “Авыл фельдшеры” программасы буенча бер тапкыр бирелә торган 750 мең сум акчалата ярдәм алган.
  • 1 гыйнвардан республикада этләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон нигезендә былтыр районда байтак эткә чиплар куелды.
  • Район авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык юллар белән бәйле проблемаларны еш кузгатты. Үткән елда да байтак авылда юллар яхшырды.
  • “Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?” Фәния Хәмидуллинаның шушындый исем белән Иске Кади авылы тарихына кагылышлы китабы дөнья күрде.
  • Кышын балык тоту буенча Күтәмә буасында үткән ярышта иң эре балыкны Әккәрәйдән Александр Мензелин каптырды.

  • Волейбол буенча район чемпионатының ир-егетләр арасындагы финалында җиңгән электр челтәрләренең “Энергетик” командасын 30 мең сумлык сертификат һәм кубок белән бүләкләделәр.
  • Татарстан беренчелегенә алкалы хоккей ярышларында Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы җиңүче булды.

  • Җырчы, “Премьер-министр” төркеменең солисты буларак танылган Марат Чанышев әти-әнисенең туган ягына – Иске Кадига кунакка кайтты.
  • Ильяс Галимов истәлегенә Чирмешәндә узган көрәш турнирында җиңүчеләрнең кайберләре бәйгедән бүләк велосипедлар да алып  китте.
  • Түбән Кармалка хат ташучысы Любовь Курмыгина “ТАТМЕДИА”ның “Иң яхшы хат ташучы” Дипломы һәм акчалата премиясе белән бүләкләнде.
  • “Туган як  җәүһәрләре” халык иҗаты район фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды, анда 1010 үзешчән сәхнәгә чыкты. Гомумән, әлеге юбилей елында районда байтак чаралар узды. Шуларның берсе - районның барлык авыл җирлекләре аша узган “Җиңү уты” эстафетасы.
  • Сосновка авылыннан Татьяна Статина фоамиран материалыннан чәчәкләр ясый.
  • Район башлыгы Рамил Айбатов башлангычы белән, район үзәгендә күл тирәсе һәм Чирмешән елгасы аша салынган күпергә кадәр ара матур итеп төзекләндерелде. Чирмешән елгасының яр буен төзекләндерү эшләре быел да дәвам иттереләчәк.
  • Түбән Кармалка авылыннан Сергей Корженков йорт тирәсен үзе ясаган фигуралар белән бизәде.
  • Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм 2022 елда СВО зонасында һәлак булган күтәмәле  Евгений Зорин истәлегенә Чирмешәндә узган “Ак ладья” турнирында 142 шахматчы көч сынашты.
  • Чувашстанның халык шагыйре Порфирий Афанасьевның туган авылы Яңа Элмәледә быел да узган “Афанасьев укулары”нда 123 укучы чыгыш ясады.
  • Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Чирмешәндә оештырылган автойөрештә 100дән күбрәк автомашина белән район үзәге урамнарыннан уздылар.
  • Иске Элмәле кулибины Петр Малый үз гомерендә өч трактор, ике мотоблок җыйган.
  • Лашман мәктәбе бакчасында 150 төп җиләк-җимеш агачы һәм куаклар утырттылар.

  • Түбән Кәминкә авылының бер хуҗалыгында бер баш мөгезле эре терлектә бруцеллез чире табылган, бу тана юк ителгән.
  • Чик сакчылары көнендә Туймәт авылында чик буе билгесе һәм мемориал ачу тантанасы булды.
  • Район Сабан туенда кыр батырына, “БИО-АГРО” механизаторы Рәмзил Гарифуллинга  - трактор; көрәш батыры, Туймәттән Марат Кәримовка питбайк бүләк иттеләр. Бәйрәмгә 1 метр ярым диаметрлы татлы дөге бәлеше пешерелде.
  • Ни кызганыч, былтыр да махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче байтак райондашыбыз һәлак булды. Урыннары җәннәттә булсын, якыннарына түземлек һәм сабырлык телибез.
  • Июнь аенда халкыбыз җир җиләге җыеп рәхәтләнде. Гомумән, узган елда бакчаларыбызда җиләк-җимеш, яшелчә бик уңды.
  • Район башлыгы Рамил Айбатов җитәкчелегендәге 60 кешелек делегация Самара шәһәре Сабан туен күтәреште.
  • Узган уку елында урта мәктәпне тәмамлаган 68 укучының 18е медальгә лаек булды: 12се – алтынга, 6сы - көмешкә.
  • Җәен балык тоту буенча Яңа Элмәле буасында узган ярышта 86 балыкчы көч сыный. Анда Чирмешәннән Сдобновлар гаиләсе тулы бер династияләре белән катнашты.
  • Шешминка авыл җирлегендәге Павловка авылының кеше яши торган соңгы йортында да ут сүнде.
  • Район башлыгы Рамил Айбатов Бәркәтә мәчетендә Корбан мәҗлесе уздырды.
  • Әмирдә узган Сабан туенда эшкуар Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар инвалид коляскасында хәрәкәт итүче авылдашлары Илдус Җиһаншинга “Нива” автомобиле бүләк иттеләр.

  • Шешминкадан Татьяна Юрина узган җәйдә бик күп үлән чәйләре әзерләгән.
  • Яңа Элмәле авыл җирлеге флаглы һәм герблы булды. Аларны халыкка авыл җирлеге башкарма комитетының яңа административ бинасын ачу тантанасында тәкъдим иттеләр.
  • “Безнең Чирмешән” район газетасы үз абунәчеләре арасында җәйге отыш уйнатуда төп бүләкне – бензиннан эшли торган кар көрәгечне Лашманда яшәүче Гайния Яруллина отты. Бүләк район башлыгы Рамил Айбатов булышлыгы белән алынган иде.
  • Иске Үтәмештә август аенда булган бозлы, көчле яңгыр сулары бакчаларны агызды. Авылда шул көнне яшен атып, бер каралты-кура янды.
  • Районда өченче тапкыр “Суган фестивале” узды. Чарада күрше төбәкләрдән һәм республиканың 15 районыннан 200ләп иҗат коллективы чыгыш ясады.
  • Бакчаларыбызда берәңге уңды. Тик күпләрдә аның бер өлеше череде.
  • Нефть һәм газ сәнгате, һәм Республика көне уңаеннан Чирмешәндә узган бәйрәмдә җырчы Фирдүс Тямаев та чыгыш ясады.
  • Узган уку елында районда беренче сыйныфка 48 укучы килде.
  • Урак барышында иң уңган батыр комбайнчыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр.
  • Сентябрь аенда узган сайлауларда Рөстәм Нургали улы Татарстан Республикасы Рәисе итеп сайланды. Район Советы бишенче чакырылышының тәүге утырышында депутатлар Рамил Айбатовны район башлыгы итеп сайладылар.
  • Түбән Түбән Кәминкә авылында яңа сәүдә ноктасы – кибет төзеделәр.
  • Туймәт авылыннан Әмин Хәмитов гаиләсе 34 килограммлы кабак үстергән.
  • Иске Котыштан Николай Митякин үзе ясаган квадроциклда җилдертә.
  • Якташыбыз, Сосновка авылыннан Анна Иванова “Татарстанның чуваш гүзәле – 2025” титулына ия.
  • Якты Тау авылыннан Фәрит Морзаханов җырчы Илсөя Бәдретдиновага шкатулка ясап бүләк иткән.
  • Чирмешәндәге үзәк мәчет каршында “Салкын чишмә” ачтылар. Халык хәзер аннан фильтрлар аша уздырылган йомшак су ала.
  • Югары Чегодайдан Моратшиннар йөзәр баш бройлер үстергәннәр.
  • Казанда узган “Рав елгасында” (“Там на реке Рав”) мордва милләте фестиваленнән безнең якташлар бик күп бүләкләр алып кайттылар.
  • Нурлатлылар чирмешәнлеләргә “Җырлар да Җиңү яулаган” хәйрия концерты тәкъдим иттеләр. Безнең артистлар да Нурлат шәһәрендә чыгыш ясады.
  • Күтәмәдән Ольга Семайкина тәрәзә төбендә декабрь аенда кыярлар өлгерткән.
  • Әмир авылы янындагы олы юлда һәм Иске Үтәмештә яңа күперләр төзеделәр.
  • Туймәт авылында 27 миллион сумга мәдәният йорты бинасы бик купшы итеп ремонтланды.
  • Кар көттереп яуды. Декабрь урталарында гына кар төшеп, табигать берничә көн эчендә чын буранлы кышын күрсәтеп өлгерде.
  • Районда “Фронт хатлары” патриотик акциясе узды. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышыннан язылган хатларны укып, видеога төшерделәр.
  • Район оешма-учреждениеләре арасында район гимнын башкару буенча бәйге узды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев