Районның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Безнең районда

Районның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән чирмешәнлеләрне бүләкләделәр

Хезмәткә - хөрмәт

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Иске Котыш авыл китапханәсе мөдире Татьяна Константиновна Разина, мәктәп укучыларының тормыш куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесен әзерләгән Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укытучы-оештыручысы Хәким Сабирҗан улы Мәссаров муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Мәктәп укучыларының тормыш куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңгәне өчен, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Роман Юрьевич Мироновка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев