Безнең районда

Шамаилләр бәйгесе үтте

Чирмешән мәчете тарафыннан игълан ителгән "Шамаил һәм ислам архитектурасы" дип исемләнгән бәйгедә район мәктәпләреннән ике дистәдән артык бала катнашты. Күпчелеге балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь осталар үзләренең рәсемнәрен, аппликацияләрен, чигелгән шамаилләрен барлык осталыкларын, күңел җылысын биреп ясаганнар. Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр...

Чирмешән мәчете тарафыннан игълан ителгән "Шамаил һәм ислам архитектурасы" дип исемләнгән бәйгедә район мәктәпләреннән ике дистәдән артык бала катнашты.


Күпчелеге балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь осталар үзләренең рәсемнәрен, аппликацияләрен, чигелгән шамаилләрен барлык осталыкларын, күңел җылысын биреп ясаганнар.

Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылган, ә төрле номинацияләрдә җиңүчеләр - Рамил Габидуллин, Илназ Вафин, Рания Газыймҗанова призларга һәм Дипломнарга лаек булганнар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined “Шамаил һәм ислам архитектурасы” дип исемләнгән бәйге

Нет комментариев