Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Районда йөзләгән объект дәүләт теркәве үтмәгән

Безнең район территориясендә 9276 күчемсез милек объекты һәм 26840 җир участогы исәпләнә.180 объектның һәм 743 җир участогының милек хокукына дәүләт теркәве турында мәгълүмат юк. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова әйтүенчә, җир участокларын тиешле документларсыз файдаланучыларга карата федераль законда төрле санкцияләр каралган. Әйтик, рөхсәтсез җир участокларыннан файдаланган өчен...

Безнең район территориясендә 9276 күчемсез милек объекты һәм 26840 җир участогы исәпләнә.180 объектның һәм 743 җир участогының милек хокукына дәүләт теркәве турында мәгълүмат юк.


Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова әйтүенчә, җир участокларын тиешле документларсыз файдаланучыларга карата федераль законда төрле санкцияләр каралган. Әйтик, рөхсәтсез җир участокларыннан файдаланган өчен физик затларга 500 сумнан 1 меңгә, вазифаи затларга 1 меңнән 2 меңгә, ә юридик затларга 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр штраф каралган.
Авыл җирлекләре Советлары теркәлмәгән йорт һәм җир участоклары хуҗаларына дәүләт теркәве үткәрү кирәклеге турында белдерү хатлары җибәрә башлаячаклар. Тиешле вакытта бу эш башкарылмаса, милек суд карары нигезендә "хуҗасыз" дип танылачак.
-Җир участокларын һәм йортларын теркәмәгән райондашларыбызга якын арада үз хокукларын законлаштырырга киңәш итәбез,- ди Инна Владимировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дәүләт теркәве