Райондагы “Кояшлы” ял лагеры 4 июльдән икенче сменага килгән 66 баланы кабул итте.
Беренче - патриотик сменада биредә районыбызның төрле авылларыннан шулай ук 66 бала 21 көн ял итте. Алар өчен көн саен берәр чара оештырдылар. Биредә балаларны биш тапкыр ашаталар. Лагерьга чит кеше ансат кына керә алмый, сакчылар тора, территориясендә байтак видеокамералар да урнаштырылган.
Нет комментариев