Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Олы бәйрәм

Ивашкино авылыннан Елена Калмыкова инде 10 еллап дини кануннарга буйсынып яши,ел дәвамында бөтен постларны да тота. - Пост вакытында терлек майлары кулланылган ризыклардан тыелып, аз калорияле ризыклар ашап организм чистара. Миңа калса, пост тотуның авырлыгы юк, - ди Елена Николаевна. - Ә Пасха бәйрәмен балалар кебек көтеп алабыз, аңа берничә...

Ивашкино авылыннан Елена Калмыкова инде 10 еллап дини кануннарга буйсынып яши,ел дәвамында бөтен постларны да тота.


- Пост вакытында терлек майлары кулланылган ризыклардан тыелып, аз калорияле ризыклар ашап организм чистара. Миңа калса, пост тотуның авырлыгы юк, - ди Елена Николаевна. - Ә Пасха бәйрәмен балалар кебек көтеп алабыз, аңа берничә атна алдан әзерләнә башлыйбыз, өйләрне җыябыз, юабыз, тәртипкә китерәбез, тәм-томнар алып куябыз.

Пасха бәйрәме белән котларга килгән балаларга тарату, чиркәүгә алып бару һәм үзләре өчен, Калмыковлар 100дән артык йомырка пешерәләр. Елена ханым йомыркалар буяу өчен кибеттән махсус буяу ала, суган кабыгы да куллана. Иң элек кәстрүлгә күп итеп суган кабыгы сала, алар йомыркага ябышмасын өчен өстенә чүпрәк җәя һәм йомыркаларны тезеп, су салып озак кына пешерә.

- Элек куличларны үзебез пешерә идек, ә хәзер кибеткә бик тәмле, матур итеп бизәлгәннәрне кайтаралар, шуны алабыз,- ди Е.Калмыкова.

Елена Николаевна үз авылларында гыйбадәт йортына, Әккәрәй, Ульяновка, Чирмешән авылларына чиркәүгә йөри, дини китаплар укый. Аннан соң, якташыбызның тагын бер шөгыле бар - ул иконалар чигә һәм аларны матур рамнарга урнаштыра. Үз куллары белән башкарылган эшләрне чиркәүдә изгеләндереп, балаларына бирә.

Үзендә дә чигелгән иконалар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини кануннар

2
X