Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка авылында матур йортлар күп

Лагерка авылында яшәүче Ларионовлар йорты әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итә: йорт алдындагы бакча аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, гараж ишекләрен аккошлар бизи.

Гомумән, хуҗалык территорияләре гөлт итеп тора, хәтта тыкрыкны да һәм якын тирәдәге әрәмәлекне дә чабып, чистартып куйганнар. Бакча артындагы чишмә буенда ял итү өчен урын ясаганнар: биредә өстәлләр, эскәмияләр урнаштырганнар.

Хуҗабикә Елена Михайловна 25 ел чамасы мәктәптә балаларга аш пешерә, тормыш иптәше Сергей Николаевич Чирмешәндә янгын частенда эшли.

-Чәчәкләр үстерергә яратам. Кеше өчен түгел, үзебез өчен булдырабыз. Матур бит. Орлыкларны да, үсентеләрне дә үзем әзерлим, - диде Елена Михайловна. – Кызым да булыша, ул кайтып утырта.

Сүз уңаеннан, Лагерка авылында шундый матур йортлар шактый, күпләр яшәү урыннарын тәртиптә тотарга тырышалар. Шунысы да күзгә ташланды, төсле калай белән тышлаган өйләр күп. Чәчәк үстерүчеләр дә аз түгел. Кайберәүләр аларны хәтта урам якта да утыртканнар. Иректә йөрүче кәҗәләр тияр дип тә курыкмаганнар.

Дөрес, башка авылларда шикелле үк, ташландык, чүп арасында утыручы, җимерелгән йортлар да бар.

Гөлсирә Шәрифуллина, Марат Гомәров фотолары.

Лагерка авылыннан - 40 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев