Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кыскартулар дәвам итә, эшсезләр саны арта

Район мәшгульлек үзәгендә 166 эшсез кеше исәптә тора. Апрель аенда үткәрелгән эш урыннары ярминкәсендә 35 кеше катнашып, шуларның 8се эшкә урнаштырылган. Агымдагы елның дүрт аенда үзәккә 514 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, 153се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 132 кеше эшсез дип табылган, аларга эшсезлек буенча пособие түләнә. Эшсезләрнең күпчелеге ир -...

Район мәшгульлек үзәгендә 166 эшсез кеше исәптә тора. Апрель аенда үткәрелгән эш урыннары ярминкәсендә 35 кеше катнашып, шуларның 8се эшкә урнаштырылган.


Агымдагы елның дүрт аенда үзәккә 514 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, 153се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 132 кеше эшсез дип табылган, аларга эшсезлек буенча пособие түләнә. Эшсезләрнең күпчелеге ир - атлар. 10 кеше кыскартылу сәбәпле эшсез калган, шуларның икесе әле быел гына кыскартылуга эләккән.

Мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучы 15 кеше электр монтеры, чәчтараш, бухгалтер, ЭВМ операторы һәм котельный операторы һөнәрләрен үзләштерү өчен укырга җибәрелгән, аларның тугызысы укуын тәмамлаган да.

Шул ук вакытта үзәк районның төрле оешмаларында даими эшләү өчен 27 кешегә эш урыны да тәкъдим итә. Эшчеләрнең күпчелеге "Чирмешән коммуналь челтәрләре"нә, "Төзекләндерү" җәмгыятенә һәм райпога кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Район мәшгульлек үзәгендә

2
X