Күтәмәдәге авыл җыенына 95 яшьлек тыл ветераны Ольга Логинкина да килде
Ольга Яковлевна сходның башыннан ахырына кадәр утырып, чыгыш ясаучыларны тыңлап утырды. Авылдашлар аягүрә басып, яратып алкышлап, әбигә бүләк тә тапшырдылар.
Күтәмәлеләр арасында да урамда йөрүче төлкеләрдән зар белдерүчеләр булды. Экология мәсьәләсе, авылдагы күкерт исе – мондагы күптәнге проблема. Юллар хакында да сүз кузгаттылар. Бу уңайдан, Ивановская, Бакалейная урамнары юлларын төзекләндерү ниятләнә. Әлбәттә, барысы да финанслау, акча белән бәйле.
Демография хәлләренә килсәк, Күтәмәдә даими рәвештә 370 кеше гомер итә, 192 хуҗалык исәпләнә. Узган 2025 елда биредә 1 бала туган, 5 авылдаш үлгән.
Авыл мәктәбендә 80 укучы белем ала, балалар бакчасында 6 сабый тәрбияләнә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев