Кара Чишмә авылы турында сүз чыкса, анда усал халык яши диләр. Бу фикер белән мин һич риза түгел, бу авылда биш ел эшләдем, начарлыкларын күрмәдем.
Авыл халкын, беренчедән, бик дини халык дияр идем. Башка авылларда да мәчетләр эшли, корбан чалдыралар, авыз ачтылар, Кара Чишмәдә бу гамәлләр ничектер купшырак уза диимме.
18 гасырда бу урынга беренче булып килеп төпләнүче гаиләләр дә чукындырудан качып килүчеләр булган бит.
-Идел буе ягыннан көчләп чукындырудан куркып, жиде гаилә жыелып, юлга чыгып киткәннәр. Алар урманнар, тау-чокырлар аша байтак баралар. Бер ачык урынга житкәч, туктап ял итәләр. Юлаучылар шул тирәдән ерак түгел генә, тау битендә челтерәп агып ятучы чишмәгә тап булалар. Чишмә суын кушучлап алып эчәләр, су бик тәмле була. Тирә-якта кара урман, агачлар ышыгында чишмә суы кап-кара булып күренә. Агач кисеп, үзләренә урын әзерлиләр. Һәм теге чишмәне Кара Чишмә дип атыйлар. Шуннан безнең авыл исеме дә килеп чыккан, - дип сөйләде безгә авыл китапханәчесе Әнисә Баһманова.
Бүген Кара Чишмә авылында уңган, булдыклы халык яши. Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә мал асраучылар да күп. Йорт саен диярлек печән төргәкләре күренә. Карачишмәлеләрне мин әле тагын җор телле халык дияр идем. Алар кешегә кушаматны да бик оста тагалар. Авылда кушаматсыз кеше юк диярлек. Кемгәдер әти-әнисеннән күчкән ул, кайберәүләрнеке – шәхси, үзләренә бирелгән.
Кушамат турында нишләптер сөйләргә яратмыйбыз. Ә бит аның килеп чыгуы искиткеч кызыклы һәм кеше, авыл язмышын чагылдыра. Бу темага без авыл аксакалы Минсалих абый Мотыйгуллин белән дә фикер алыштык.
-Мин 1941 нче ел баласы. Әти сугышка китеп һәлак була. Сугыш елларында самолет күрсәм, бик курыкканмын, тизрәк капка астыннан өйгә кереп качканмын. Бабайлар моны сизеп алганнар бит, әнә Гитлер самолетлары оча дип, миңа әйтә торган булганнар. Шуннан миңа Гитлер кушаматы ябышкан, - ди әңгәмәдәшем. – Мин моңа әллә ни игътибар бирми идем, чөнки безнең авылда кушаматсыз кеше юк. Минсалихлар да берничә идек, һәрберсенең үз кушаматы бар иде.
Минсалих абый гомер буе фермада хезмәт куйган. 15 яшеннән атлар карый башлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, кабат терлекчелек тармагында эшләвен дәвам итә. Укып кайтып, 21 ел орлыкландыручы булып та хезмәт куя. Авылның хөрмәтле кешесе.
Кайбер кешеләрне кушаматлар гомер буе озатып баралар, кайберләрнеке балачакта торып кала, шулай ук картлыкта гына ябышып киткән кушаматлар да очрый. Кушаматсыз гына яшәүчеләр сирәктер бу дөньяда.
Нет комментариев