Районыбыз мәхәлләләрендә гошер сәдакасы җыю – көзге уңыштан өлеш чыгару оештырдылар.
Халыктан бер тоннага якын яшелчә җыйган яшәүчелеләр сәдакларын Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләренә илтеп тә тапшырган. Кара Чишмә мәхәлләсе дә ике тонналап сәдакасын шунда ук илтәчәк.

-Якты Тау, Тукай, Утыз Имән авылларыннан 6 тонналап яшелчә, җиләк- җимеш җыеп куйдык. Аларны Казанның Рамазан мәчетенә озатачакбыз. Югарыкәминкәлеләрнең һәм туймәтлеләрнең гошерен Казанның Ярдәм мәчетенә алып киттеләр. Халкыбыз изге эштә бик актив. Иске Кадиның ике мәхәлләсе дә күчтәнәчләрен әзерләп куйды. Лашман, Әмир, Түбән Чегодай, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Чумачка авыллары халкына да Аллаһының рәхмәте яусын, - ди район мөхтәсибе Рамил Хәзрәт Ибраһимов.

Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре.
Зәкәт ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака.
Зәкәт – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәтен туплау вакытында килеп чыккан төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү.
Нет комментариев