Районда бөртеклеләрдән уңдырышлылык гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил итә
Авыл хуҗалыгы

Районда бөртеклеләрдән уңдырышлылык гектарыннан уртача 32 центнер тәшкил итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 сентябрьгә алынган мәгъ-лүматлар буенча, хуҗалыкларда барлыгы 60 мең тоннага якын бөртек суктырылган.

Гектар көченең иң югары күрсәткече “БИО-АГРО” җәмгыятендә – 47,7 центнер, “ЧИРМЕ-ШӘНАГРО”да – 41,0, “Әккәрәй”дә 37,1 центнер.

Районда көзге чәчү 12599 гектар мәй-данда башкарылган, тиешленең 84,3 проценты.

Игеннәрдән бушаган басуларның 14510 гектары, планлаганның 35 процент өлеше эшкәртелгән. Сабан узасы участоклар байтак әле – барлыгы 41155 гектар мәйданнан эшкәртү техникалары узарга тиеш.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев