90 яшьлек юбилей – бу һәр гаилә өчен зур бәйрәм.
Туймәт авылында яшәүче Наил абый Фәссахов туган көнен төгәл генә белмәсә дә, бу көннәрдә аны гомер бәйрәме белән котлаучылар шактый булды.
-Без күп балалы гаиләдә үстек, 11 бала идек, икесе яшьли вафат булдылар, сигез малай, бер кыз үстек. Элек бит бала тууга, аны яздырмаганнар, учетка алучы да булмаган. Безне дә шулай, “монысы урак өстендә туды, бусы печән өстендә бугай, монысын алып кайтканда кар яуган иде,” – дип кенә, туган елларны да, туган көннәрне дә яздырганнар, - диде кунакларны каршы алырга чыккан Наил Фәттах улы.
Юбилярга карап, чыннан да, туган елын ялгыш язганнар диярсең. Аллаһыга шөкер, бабай әле бик матур күренә. Ходай исәнлекне дә биргән. Без дә аңа карап, күз тимәсен, дип куйдык.
Авылдан – шәһәргә, шәһәрдән - авылга
-17 яшемдә мине ФЗӨгә, Кемерово шәһәренә, укырга алып киттеләр. Өч ел укытып, шахтага эшкә җибәрделәр. Кайтып, бер-ике ел авылда яшәдем дә, күрше авылы кызы Галия белән өйләнешеп, Донбасска киттек. Анда озак тормадык, кире авылга кайтып, монда төпләндек, - ди юбиляр.
Наил абыйның калган хезмәт гомере колхоз белән бәйле. Ул күп еллар колхозда машина йөртүче булып эшләгән, Шенталдан, Нурлаттан ягулык ташыган. Авыл хуҗалыгы өчен бу иң кирәкле, иң авыр эшләрнең берсе. Кышкы салкыннарда да, язын юллар бозылып торган чакта да, Наил абый юлга чыгып киткән. Ул вакытта техника күп, колхозда тормыш гөрли торган чак.
-Юлда төрле хәлләр булды, ләкин бер очрак аеруча истә. Кызым Шенталада медицина училищесында укыды. Кышның бер көнендә иртән мин анда ягулык алырга киттем, кызым минем белән утырып бара. Элек юлда тракторлар күп йөри иде, алар салган эз таррак бит инде. Мин машина белән барган ходтан борылып әйләнеп капландык. Минем аң киткән, әле ярый балам яраланмаган, - дип искә алды әңгәмәдәшем.
Кызганыч, Наил абыйның өч ел элек хатыны Галия апа вафат булган, алар 61 ел бергә гомер иткәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гомерлек сердәше, терәге, якты йолдызы сүнгәч, Наил абыйга авыр була, әлбәттә. Ләкин тормыш дәвам итә. Бүген юбиляр улы Альберт һәм килене Рәзилә белән яши. Алар өчен әтиләренең сәламәтлеге иң беренче урында.
Районнан бүләк белән
Юбилярны туган көне белән котларга районнан да килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова Наил абыйга район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерде, бүләк тапшырды.
Ләкин бәйрәм әле дәвам итә. Шушы көннәрдә Фәссаховлар нәселе район үзәгендәге кафега да, барлык туганнарны чакырып, Наил абыйның юбилеен үткәрергә җыеналар. Туганнар җыелыр өчен менә дигән сәбәп.
Нет комментариев