Чирмешәндә скандинавларча йөрүчеләр өчен фестиваль оештырдылар
Безнең районда

Чирмешәндә скандинавларча йөрүчеләр өчен фестиваль оештырдылар

Чирмешәннең “Сабантуй” стадионында оештырылган скандинавларча йөрү буенча “Әйдә йөрергә!” IV район фестивалендә сиксәнләп якташыбыз катнашты.

Иң активларга – скандинав таяклары

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова сәламләде. Ә район ветераннар Советы рәисе Миләүшә Батыршина район җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән барлык авыл җирлекләреннән иң актив ветераннарга скандинав таяклары бүләк итте.

Скандинавларча йөргәндә кешенең 600ләп мускулы эшкә җигелә икән. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы Чирмешәндә оештырган  “Әйдә йөрергә!” (“Пойдем ходить!) скандинавларча йөрү фестиваленә килгән физкультура–сәламәтләндерү үзәге инструкторы Флера Рәхимҗанова шулай дип сөйләде.

Ул скандинав таякларын ничек сайларга, алар белән ничек итеп дөрес йөрергә кирәклеге аңлатып мастер-класс күрсәттеләр.

- Гадәти йөргәндә кеше мускулларының бер өлеше генә, ә скандинавларча йөргәндә мускулларның 90 проценты эшкә җигелә. Баш, куллар, аяклар - бөтен органнар эшли, - диде Флера Мансур кызы.

Скандинавларча йөргәндә кешенең 600ләп мускулы эшкә җигелә икән: Айзилә Гамирова фотосы

Файдасы бар - белегез

Фин чаңгычылары уйлап тапкан таяклар белән йөрү ысулы районда да шактый популяр. Хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә әлеге спорт төре белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр икән. Башка еллар белән чагыштырганда, быел фестивальдә көчле затларыбыз байтак иде.

- Һава торышының нинди булуына карамастан әлеге фестивальдә ел да рәхәтләнеп катнашабыз. - ди Чирмешәннән Әлфия Гомәрова. – Биредә без аралашабыз, ял итәбез, матур-матур җырлар тыңлыйбыз, үзебезгә энергия алып кайтабыз. Йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк.

Скандинавларча йөргәндә кешенең 600ләп мускулы эшкә җигелә икән: Айзилә Гамирова фотосы

Белгечләр атнасына 3 сәгать ярым, сәгатенә 6 километр тизлек белән скандинавларча йөреп кайтырга киңәш итәләр. Бу инсульт, инфаркт һәм башка авыруларны булдырмас өчен файдалы. Халыкны ешрак хәрәкәтләнергә, телевизордан, диваннан аерылырга өндиләр.

Ветераннар, фитнес-зарядка ясаганнан соң, стадион буенча күмәкләшеп скандинавларча ике тапкыр әйләнделәр. Елмаеп-көлешеп, сөйләшә-сөйләшә. Бергә булгач, тагын да күңелле шул.

Ахырдан оештыручылар барлык кунакларны кайнар чәй һәм пылау белән сыйладылар.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев