Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода иске детальләрдән яңа трактор ясаганнар

Петр Андреев җыйган универсаль техникага бу көннәрдә эш күп булачак.

Мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире Петр Валентиновичның ГАЗ 51 машинасы һәм Т 40 тракторы детальләреннән әвәләнгән, ЛУАЗ тәгәрмәчләре кидерелгән мини-тракторын Лифан мотоблогы двигателе йөртә, ул бензин “яга“.

-Элек комбайнчы, тракторчы да булган Петр Андреев, техниканың нечкәлекләрен яхшы белә.

-Безгә мондый мобиль трактор бик кирәк иде, - ди остага шактый булышкан мәктәп директоры Юрий Апалаев. -Менә бүген, арба тагып, аның белән чүп-чар түгәргә исәп. Кышын кар да төрттереп карадык. Кушканны эшли үзе.

Андреев тракторы ярдәмендә мәктәп яны участогында бәрәңге чәчәргә, аның төбен өяргә, җир эшкәртергә, үләннәр чабарга да планлап торалар, кирәкле тагылма агрегатлары, җайланмалары бар.

-Минем өйдә шундыйрак, әмма бераз куаәтлерәк, зуррак бер трактор инде дүрт ел хезмәт итә, - ди 58 яшьлек Петр Валентинович. -Аны да иске-москыдан – ГАЗ 51 машинасы, Т 40 тракторы частьләреннән җыйдым. Урынны күп алмый, соляркадан эшли.

...Мәктәптәге яңа – иске тракторны кабызып, гараждан чыгардылар. Тимерне ничек кенә бормаганнар монда, бөтен борылышта, почмакта эзләре-җөйләре күренеп тора. Буяп куйгач, алар алай ук күзгә чалынмаячак. Нинди төскә буярга икәнен сайлаганнар – кызыл төскә, чувашлар ярата торган төскә...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино трактор