Иске Кади укучылары мәктәп ашханәсенә көнгә ике тапкыр баралар
Бу мәктәптә балаларны ике тапкыр ашату оештырылган. 1-7 сыйныфлар - икенче һәм дүртенче тәнәфесләрдә, 8-11ләр өченче һәм бишенче дәресләрдән соң тукланалар.
-Мәктәптә 54 бала белем ала. Якты Таудан 11 бала килә, Тукайдан – 5. Светлогорскидан – 2, - ди мәктәп директоры Наил Моксинов. - Күрше авылдан килеп укучыларга җайлы булсын өчен ике тапкыр аш әзерлибез. Ашханәдә бер пешекче эшли.
Укучылар туклануына дәүләт биргән 7 сум 72 тиен янына ата-аналар ярдәмен һәм мәктәп бакчасында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә кушып, көнлек ризык әзерләү өчен, уртача 26-27 сумлык азык-төлек тотыла. Беренче ашау вакытында итле аш, салат, чәй әзерләнсә, икенчесендә, ботка һәм чәй белән, печенье яки прәннек бирәләр.
Биредә укучы, аз керемле, күп балалы гаиләдә үсүче сигез балага, көнгә 13 сум 10 тиеннән субсидия күчерелә, ягъни алар бушлай туклана. Ата-аналар – махсус комиссия план буенча айга дүрт тапкыр ризыкларның сыйфатын тикшерә. Районнан билгеләнгән вәкил дә, теләсә кайчан килеп, азык-төлекне тәмләп карый ала.
-Үткән ел 35 сутый мәйданда бәрәңге үстердек, уңыш яхшы булды, кишер, аш чөгендере, суган, кәбестә дә уңды. Яшелчәләрне сакларга подвалыбыз бар, - ди Наил Фәлах улы. - Декабрьгә кадәр укучыларга свежий кәбестәдән ясалган салат бирелде, хәзер салатларны тозлы кәбестә, кыяр, помидордан әзерлиләр. Җиләк-җимеш кайнатмалары, төрле компотларны да бик ярата балалар. Язга чыккач витаминнарга бай яшел суган да бик файдалы. Аны махсус тартмаларда үстерәбез.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев