Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җил йомшак урынны эзли

29 июнь көнне Чирмешәндә булган давыл нәтиҗәсендә дистәгә якын йортның түбәсенә зыян килде. Берничә минут эчендә көчле җил үз юлында байтак эз калдырган - Мәктәп, Октябрь, Кояшлы, Кәбиров, Совет, Бакча урамнарында түбәләрнең калаен каерып ташлаган. Тулаем 490 квадрат метр түбәгә зыян килгән. Совет урамындагы күпквартиралы өченче йортның 250 квадрат метр...

29 июнь көнне Чирмешәндә булган давыл нәтиҗәсендә дистәгә якын йортның түбәсенә зыян килде.

Берничә минут эчендә көчле җил үз юлында байтак эз калдырган - Мәктәп, Октябрь, Кояшлы, Кәбиров, Совет, Бакча урамнарында түбәләрнең калаен каерып ташлаган. Тулаем 490 квадрат метр түбәгә зыян килгән.
Совет урамындагы күпквартиралы өченче йортның 250 квадрат метр өлешендә калай каерылган.

Башка кайбер йортларга һәм сарайларга да кагылган җил, гадәттә, начар беркетелгән урыннарны каерган. Кызганыч, зыян күргән объектларның күбесе иминиятләнмәгән дә, димәк, төзекләндерү эшләрен, нигездә, үз көчең белән башкарырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Җил