Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңаэлмәлелеләр яңа буага балыклар җибәргәннәр

Яңа Элмәле авылында быел гидротехник корылма – плотина төзелеше тәмамланды. Авыл ир-егетләре аның суына балыклар да җибәргәннәр.

Авыл җирлеге башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, бер төркем активистлар: Эдуард Скворцов, Андрей Захаров, Павел Муськин, Николай Макаров, Андрей Митюков, Владимир Спиридонов, Анатолий Фомин, бертуган Василий һәм Александр Федоровлар, Дмитрий һәм Николай Кирилловлар балыклар,  маймычлар, кыслалар алырга акча җыйганнар. Файдалы экологик акциягә шактый авылдашлар кушылган.

Шулай итеп Яңа Элмәленең Сөлчә елгасы аша Хуторская һәм Гагарин урамнарын тоташтыручы яңа плотина суында балыклар үрчергә тиеш.

- Рәхмәт, егетләребез шундый игелекле гамәл башкарды: киләчәктә авылдашларыбызга теләгән вакытларында балык чирттереп, ял итеп  утырырга мөмкинлек булачак. Аларның җыелган акчалары тагын калды, анысына киләсе елда буа буенда  бер беседка  да урнаштырмакчылар, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Виолетта Буткевич.

Эдуард Скворцов фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев