Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әфган сугышында Чирмешән районыннан 150 ләп егет катнашкан

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылганга инде 32 ел гомер узса да, әлеге сугыш ветеран әфганчыларның төшләренә кереп йөдәтә.

Тугыз елдан артык барган хәрби бәрелешкә безнең район хәрби комиссариаты аша киткән 88 егет тә кергән. Дөрес, канкойгыч сугышны үз күзләре белән күргән якташларыбыз күпкә артыграк. Башка хәрби комиссариатлар аша армиягә киткән райондашларыбызны да исәпләсәк, алар - 150ләп. Сугышчы-интернационалистларыбызның фотолары, истәлекләре мемориаль үзәктә саклана.

Матур гадәт буенча, быел да әфганчыларны район үзәгенә дәшеп хөрмәтләделәр, концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Чараның тантаналы өлешендә, алар яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышта арабыздан киткән иптәшләрен бер минут тын калып искә алдылар.  Бәхеткә, безнең районда Әфган сугышында һәлак булучылар юк, тик тыныч тормышта инде 26сы вафат.

Ветеран әфганчылар район мәдәният йортыннан чыккач, веноклар белән азатлык сугышчысы һәйкәле янындагы Мәңгелек ут түренә веноклар куйдылар, бу - сугышчан дусларына хөрмәт билгесе.

Дошман белән бәрелешләргә кергән 18-20 яшьлек егетләрнең инде күбесе олыгаеп бара. Сосновка авылыннан Андриан Данилов сугышның иң кызган чагында – 1983-1984 елларда, бер ел да ике ай Әфганстанда була. 1984 нче елда илебез анда бик зур югалту кичерә, 2343 ватандашыбыз башларын сала.

-Әллә яшь булганга, курка да белмәдек, бер операциягә киткәч, алты ай үзебез яшәгән ноктага кайтмадык. Менә шунда, Мазари-Шәрифтә бик матур, әкияттәгедәй мәчетләрне күреп сокландым, - дип үткәннәрне искә алды Андриан Емельянович. – Ерак Көнчыгышта бер ел чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткәч, 60 кешелек батальоныбызны тулысы белән Әфганстанга җибәрделәр.

Минометчы булып хезмәт иткән якташыбыз контузия алып госпитальдә дәвалана, аннан кабат сугышка кергән. Алар ГАЗ-66 автомобиле белән минага эләгә. Машина йөртүче авыр яралар ала.

-Безне госпитальгә бергә озаттылар, тик ул иптәшем белән кабат күрешмәдек. Иске Котыштан, Нурлат районыннан да “служаклар” бар иде. Яшь вакытта очрашкаласак та, хәзер инде элемтәләр өзелде, - ди әфганчы якташыбыз.

Әфган сугышы илебезнең 13 мең 860 яшь кешесенең гомерен алды, күпме әти-әни баласын югалтты, кайберләренең хатыннары – тол, балалары ятим калды.

фото: автор

Чирмешән әфганчылары һәлак булган хезмәттәшләрен искә алдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев