Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнгә автобус марафоны килде

30 июльдә Чирмешәнгә автобус марафоны килде. Чараның максаты – халык белән аралашу һәм урыннардагы проблемалар белән танышу.

Чирмешәнлеләр белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Данис Шакиров, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Яһудин һәм Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов килде.

Район мәдәният йортында спикерлар район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары белән аралашты. Очрашуның модераторы танылган телетапшырулар алып баручы Дмитрий Второв булды.

-Районда махсус хәрби операция зонасында булган якташларга гуманитар ярдәм оештыру эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Безне берләштергән бу игелекле миссиядән беркем дә читтә калмый: игелек ярминкәләре оештырабыз, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре ясыйбыз. Авыл җирлекләрнең һәр башлыгы безнең хәрбиләр янында булды, – дип сөйләде Рамил Айбатов. Ул үзе дә махсус хәрби операция зонасына йөк илтә барды.

Автобус сәфәрендә барлык катнашучылар билгеләп үткәнчә, кешеләрнең иминлеге турында кайгырту – Россия үсешенең төп өстенлеге.

-Бүген республикада иллегә якын программа эшли. Бу проектларның төп максаты – һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Яңа программалар һәм проектлар иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Бүген безнең республикада эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде Данис Шакиров үз чыгышында.

Район башлыгы сүзләренчә, Чирмешән республикада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларда актив катнаша. Юлларны ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктларын реконструкцияләү, яңаларын төзү, мәдәният йортларын һәм мәктәпләрне ремонтлау - болар барысы да чирмешәнлеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

-Кызганычка, районда юллар проблемасы бар, һәм бу мәсьәлә хәл итүне таләп итә, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Шамил Яһудин. Чирмешәнлеләр шулай ук үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтте. Алар нигездә юлларның һәм аграр техникум студентлары өчен тулай торакның торышына кагыла.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2024 елның 8 сентябрендә, VII чакырылыш республика Дәүләт Советына, шулай ук өстәмә сайлау рәвешендә 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнарына депутатларны сайлау үтәчәк.

50 депутат – партия исемлегеннән, 50 бермандатлы сайлау округларыннан сайланачак. Сайлауда катнашыр өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр: 179 – бердәм республика округыннан, 248 – бермандатлы округларда.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев