Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә зур янгын корбаннарын искә алдылар

1953 елның 14 декабре Чирмешән тарихына фаҗигале көн булып кереп кала. 70 ел элек мәктәптә чыккан янгында 15 укучының һәм бер укытучының гомере өзелгән.

Олылар һәм җирле тарихчыларыбыз сөйләве буенча, ут керосин лампасыннан капкан дип фаразлана.  Янгын вакытында балалар бинадан запас чыгу юлына киләләр, тик  ул  яңа кайткан мебель белән капланган була. Уттан котылу өчен укучылар агач бинаның икенче катыннан сикерәләр. Тик 10а сыйныфы балалары һәм аларның класс җитәкчеләре  Ульяна Смолькова янгында һәлак булалар.

-Мин үзем дә  тәрәзәдән сикердем, ул вакытта 5 класста укый идем. Пионервожатая Мария Ивановна белән Яңа ел бәйрәменә әзерләндек. Класс ишеге яна башлагач, ул безгә тәрәзәдән сикерергә кушты. Мәктәп бик тиз янып бетте, анда һәлак булучыларны митинг ясап менә шушында җирләделәр. Бу бик зур хәсрәт иде,  - ди  Чирмешәннән Мария Уздяева.

Район мемориаль үзәге хезмәткәрләре бүген хәтер митингы оештырды.  Чарага килүчеләр һәлак булганнар истәлегенә куелган плитә өстенә  чәчәкләр, ә укучылар уенчыклар куйдылар.  Митингта дин әһелләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнаштылар.  

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев