Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә район Советы юристы ярминкәгә пирожкилар пешереп чыккан

Чирмешәндә бу атнада да Игелек ярминкәсе үтте. Район үзәге оешмалары аннан алган керемне махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга озатачак.

Район Советы һәм башкарма комитеты ир-егетләренең кайнар шашлыкларын сатып алучылар иртәнге җидедә үк табылды. Кызлар да, анысын, монысын алыгыз дип, үз өстәлләре янына халыкны дәште: көнчыгыш базарларыннан бер дә ким түгел.

-Бүген  йомырка һәм суган эчлекле пирожкилар пешереп килдем, берсе 20 сумнан, шактыен алдылар да, - ди район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Татьяна Рунова.

“Игелек өстәле” бу юлы да консервланган банкалар  белән тулды. Боларны халык биредә сатып алып, шушы өстәлгә куеп калдырган. Әлеге товарлар хәрби операция зонасындагы егетләргә озатылачак.

-Моның өчен якташлар гел рәхмәт әйтеп калалар. Туган як күчтәнәчләре,  өйдә пешерелгән, әзерләнгән ризыклар бик тансык бит аларга, - ди район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова.

Районың җир һәм милек мөнәсәбәтләре, район финанс-бюджет, контроль-хисап палаталары,  казначылык департаменты, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге  хезмәткәрләре ярминкәгә арзан гына бәядән  консервалар, камыр ризыклары, кул эшләре алып чыкканнар. Әнә Мария Рыбкина чиләге 100 сумнан гына бәрәңге урнаштырды. Гөлназ Гайсина белән  Римма Закирова бер парын 100 сумнан каен, юкә миннеге саттылар. Монда иван-чәйга кадәр бар иде. Артистларга да рәхмәт, алар дәртле җыр-биюләре белән сатып алучыларның игътибарын җәлеп итте.

-Кызларым белән иртүк Югары Чегодайдан килдек. Игелек ярминкәсендә күп әйбер алдык, егетләргә бездән дә бераз ярдәм булсын, - диде Сиринә Низаметдинова.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев