Чирмешәндә яу кырларында сыналган дуслар җыелды
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташлар район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле каршындагы Мәңгелек ут түренә чәчәкләр куйдылар, мәрхүм иптәшләрен искә алдылар.
Районда 56 әфганчы (пропискада), Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә кулына корал алып көрәшкән 113 ветеран гомер итә. 1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан аларның кайберләре район үзәгендәге тантаналы чараларда катнашты. Дары исе иснәгән, үлем янәшәсендә йөргән ир-егетләребезне район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләде.
-Без бүген корал тотып ил сагында торган сугышчыларны хөрмәтләргә, аларга рәхмәт әйтергә, мәрхүм батырларны искә алырга җыелдык. Төрле яшьтә булсагыз да, сезне нык хәрби дуслык берләштерә. Бер-берегезгә ярдәм итү, иптәшең өчен гомереңне корбан итүгә әзерлек хисе – ул сезнең күңелгә тирән уелган, - диде ул ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Кунаклар арасында Лашман авылыннан әфганчы Зәкәрия Талипов та бар.
-Без Әфганстанга 1980 еллар башында кердек. Анда ике ел хезмәт иттем: бер ел машина йөрттем, бик “шустрый” идем; икенче елны разведкага алдылар. Безгә кайтырга насыйп булды, тик байтак кына иптәшләребез анда һәлак булды. Бүген аларны искә алабыз. Патриотизм хәзер бик кирәк. Яшьләр шуның белән тәрбияләнсен, илне без – ир-егетләр сакларга тиеш, - диде Зәкәрия Гарип улы.
Ветераннарыбызны бәйрәмнәре белән райондагы хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары оешмасы җитәкчесе Наил Котбиев, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов та тәбрикләделәр.
Рәсми өлештән соң ветераннар очрашуларын “Сабан туе” стадионында әзерләнгән чәй табынында дәвам иттеләр. Район инвалидлар оешмасы алар өчен уеннар да оештырылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев