Чирмешәндә берәүнең велосипедын урлаганнар
Район үзәгендәге күпфатирлы бер йортның подъездыннан төнлә велосипед “аякланган”. Бу хакта хуҗасы район полиция бүлегенә телефоннан шалтыратып хәбәр иткән.
Шулай ук район үзәгендә яшәүче яшь егет исә мошенниклар корбаны булган. Билгесез зат, алдап, телефон аша аның 34 мең сум акчасын үзләштергән.
Гомумән, 18-24 июньдә район полиция бүлегендә 29 хәбәр кабул ителгән, ике җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы ачыклаганнар. Автотранспорпорт белән исерек хәлдә идарә итү очраклары теркәлмәгән.
Мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев