Чирмешән районының террорчылыкка каршы комиссиясе бәйрәмнәр уңаеннан утырыш үткәрде
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим.
Бу көннәрдә җитәкчеләргә, аерым хезмәтләргә аеруча җаваплы, уяу булырга кирәк.
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында полиция, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре, үзәк больница җитәкчеләре үз оешмаларында, объектларында, биналарында террорчылыкка каршы, әлеге хәлне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар, аңлату эшләре хакында сөйләделәр, хисап тоттылар.
Террорчылыкка каршы эштә авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына да зур җаваплылык йөкләнә.
Бәйрәмнәр алдыннан һәр урында хезмәткәрләр белән өстәмә инструктажлар үткәрү, бәйрәм көннәрендә дежурлык оештырыру зарур. Подвалларны, чормаларны янә карап - тикшереп чыгу, бик кую да зыян итмәс.
Мондый көннәрдә чит-ят кешеләрне игътибарсыз калдырмыйк, андыйлар күренү очрагында полициягә хәбәр итәсе.

-Бүгенге утырыш гадәттән тыш хәлләргә, террорчылык очракларына әзерлекне тикшерү, кисәтү, бәйрәмнәрне бәла-казасыз үткәрү өчен конкрет бурычлар кую максатыннан үткәрелә, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов әлеге чарада. - Мәсьәлә бик мөһим. Барысын да контрольдә тотыйк, берни дә болай гына килеп чыкмый,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев