Чирмешән районындагы авыл җыеннарында уртага салып сөйләшерлек сүзләр байтак җыелган
Яңа Кади һәм Ульяновка җирлекләрендә узган җыеннарда да халык Иске Котыш амбулатория больницасына табиб сорады.
Яңа Кади җирлегендәге авылларда яшәүчеләр дә дәва алырга Иске Котыш больницасына йөриләр.
-Бездә олы яшьтәгеләр күп. Рәхмәт, хәзер юлларыбыз яхшы, шәп күпер төзеделәр. Инде Иске Котыш больницасын табиблы итәсе иде. Зинһар ярдәм итегез, - диде җыенда Утыз Имән мәктәбе директоры Рөстәм Җамалиев, район җитәкчелегенә мәрәҗәгать итеп.
Бер авылдаш эчә торган суыбызның сыйфаты начар, дип зар белдерде.
Өч сыер асраучы Марат Миннаковның үз гозере:
-Авыл көтүенә үгез кирәк. Сыер асрагач, бозавын да аласы килә бит, - диде ул.
Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов әйтүенчә, бүген Утыз Имән авылында – 319, Кызыл Чишмәдә 20 кеше исәпләнә. 2025 елда монда ике бала туган, 11 кеше бакыйлыкка күчкән. Утыз Имән гомум белем бирү мәктәбендә 10 бала укый, балалар бакчасында 5 бала тәрбияләнә.
-10 бала бик аз инде. Мәктәпне япсак, бинасын нишләтербез?! Биредә аның музеен булса да, бюджеттан карап торырлык итеп, ясап каласы иде. Авылларда проблемалар байтак. Сез атаган гозерләрне үтәргә тырышып эшлибез, - диде җыенда район башлыгы Рамил Айбатов.
Җирлекнең юлларны тәртиптә тоту өчен үз тракторлары бар. Авылдашлар бу эшне башкаручы тракторчы Самат Гафиятуллинга рәхмәтле. Юллар дигәннән, узган елда Кызыл Чишмә авылының Красная Армия урамы юлына 400 метр арада вак таш түшәгәннәр. Быел 100 еллыгын үткәрәчәк авыл өчен бу – яхшы бүләк. Җыенда район җитәкчелегенә кызылчишмәлеләр исеменнән рәхмәт әйттеләр.
Ульяновкалылар СВОга алты автомобиль озаткан
Ульяновка авыл җирлегендәге авылларда быел туган бер бала өчен “Әккәрәй” җәмгыяте 30 мең сум акча бирәчәк.
Шарты – әти-әнисенең берсе район территориясендә яшәргә һәм эшләргә тиеш. “Әккәрәй” җәмгыяте идарәчесе Виктор Сутягин Ульяновкадагы сходта шушындый сөенечле хәбәр ирештерде.
30 мең сум, үткән еллардагы кебек, районнан да биреләчәк.
Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, Ульяновка, Саминовка, Сосновка, Девичья Поляна авылларында, Нагорный бистәсендә бүген 485 кеше гомер кичерә. Мәктәпләрдә 49 бала белем ала, мәктәпкәчә яшьтәге 17 бала исәпләнә.
Ульяновкалылар хәрби операция зонасындагы егетләргә бик булышып яшәүче җирлекләрнең берсе. Алар СВО зонасына алты җиңел автомашина, бер квадроцикл озатканнар. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Александр Ермолаевка аерым рәхмәт.
-Районыбыздан, башка төбәкләрдән китүчеләрне дә санап, 300ләп якташыбыз махсус хәрби операциясе зонасында хәрби бурычын үти. Без алар хакында онытмыйбыз, районнан гуманитар ярдәм әзерләгәндә һәрбер егетне исәпкә алырга тырышабыз. Гуманитар ярдәм җыюга өлешен кертүче һәр райондашка олы рәхмәт. Ә сугышчы егетләребезгә исән-сау кайтырга насыйп булсын, - диде җыенда район башлыгы Рамил Айбатов.
Иске Котыш участок больницасы табибына кагылышлы проблеманы ульяновкалылар да кузгатты.
Саминовка авылыннан мал тотучы якташыбыз терлек асраучыларга дәүләт, район ярдәмнәре биргәндә, сөтчелек белән шөгылльләнүчеләргә генә түгел, итчелек белән бәйле терлек асраучылар хакында да онытмасыннар иде , дигән теләк белдерде. Нагорный бистәсеннән бер якташыбыз Жданов урамы юлына вак таш түшәгәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ул юлның бер өлешен асфальтлы итүгә дә өметләнә.
Утыз Имәннән фоторепортаж
Ульяновкадан фоторепортаж
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев