Чирмешән районында үзсалым акчалары җыю дәвам итә
Районыбыз торак пунктларында авылларда башкарылачак күмәк эшләр өчен районыбыз торак пунктларында үзсалым акчалары җыю дәвам итә.
Радик Харисов, район финанс-бюджет палатасы рәисе:
–2025 елның 1 апреленә районда үзсалымны 10231 кешедән 5 миллион 688 мең 200 сум күләмендә җыясы бар. Бүген шуның 84 проценты, ягъни 4 миллион 785 мең 500 сумы түләнгән. Районның унике авыл җирлегендә халык әлеге төр түләүләрне тулысынча башкарган, ә менә алты җирлектә үзсалым җыю күрсәткече 56дан 98 процентка кадәр генә тәшкил итә. Әйтик, Чирмешән авыл җирлегендә үзсалымны 1600 кеше түләмәгән. Шунысын әйтергә кирәк, авыл җыеннарында кабул ителгән беркетмәләр нигезендә, 2025 елның 1 апреленә кадәр үзсалымны түләмәүчеләрдән ул суд тәртибендә алыначак, моңа почта, суд чыгымнары һәм, шунысы мөһим, республика бюджетыннан дүрт тапкыр софинанслау рәвешендә алынмаган сумма да өстәләчәк.
Хөрмәтле райондашлар, вакыт бик аз калды, үзсалымнарны тиз арада түлик.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев