Чирмешән полиция бүлеге республикада икенче урын алды
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге 2025 елдагы эш йомгаклары буенча, оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәлелеге бәяләнеп, республикада үз категориясендә икенче урынга чыкты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Иван Пешков әйткәнчә, тәртип сакчыларының эш нәтиҗәләре берничә күрсәткеч буенча бәяләнгән, мәсәлән, җинаятьләрне ачу күрсәткече. 2025 елда районда 120 җинаять теркәлгән, ачылу 55,6% тәшкил иткән.
Иван Николаевич эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрендә уңай динамиканы билгеләп үтте, шулай ук 2026 елга оператив-хезмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев