Чирмешән мәктәпләре “Татнефть” грантына кабинетлар җиһазлыйлар
Узган елда районның биш мәгариф учреждениесе “Татнефть” грантын откан.
Быел әлеге акчаларга Бәркәтә, Ивашкино, Иске Үтәмеш һәм Әккәрәй мәктәпләрендә - информатика, ә Лашманда биология кабинеты ясалачак һәм җиһазландырылачак.
- Бәйгедә башка мәктәпләр дә актив катнаштылар, ләкин бишесе генә җиңүче булды, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.
Әккәрәй мәктәбендә химия, биология, физика фәннәре буенча “Үсеш ноктасы” белем үзәкләре элекрщк ачылган булган. Биредә заманча информатика кабинеты турында хыялланганнар. Нефтьчеләр ярдәме белән мәктәп коллективының хыялы быел тормышка ашарга тиеш.
- Информатика кабинеты һәм җиһазлары да искерде, - ди Әккәрәй мәктәбе директоры Людмила Калмыкова. – Грант отканыбызга бик сөендек. 5 миллион сумнан күбрәк акчага информатика кабинетын ремонтлап, яңа, заманча җиһазлар алырга ниятлибез. Форсаттан файдаланып, мәктәпләргә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен, нефтьчеләргә зур рәхмәт.
Сүз уңаеннан, Әккәрәй мәктәбендә 76 укучы белем ала, биредә башка авыллар укучылары юк. Әлеге белем йорты барлык күрсәткечләр буенча гел алдынгылар сафында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев