Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән инспекторлары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котладылар

Чирмешән районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Безнен Чирмешән” газетасы журналистлары һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән берлектә, автотранспорт йөртүчеләрне Яңа ел белән тәбрикләделәр.

Әлеге акция кысаларында Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радик Сәйфетдинов  юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә  юлларда сак булырга кирәклеген искәртте, туктатылган һәрбер шоферга юлларда кагыйдәләрне үтәп, исән-имин йөрүләрен теләде.

 Кыш бабай белән Кар кызы да машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлап, файдалы һәм истәлекле бүләкләр өләштеләр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев