Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә теләп китә

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатының 2023 ел йомгаклары буенча эшчәнлекләре яхшы бәяләнгән. Язгы һәм көзге чакырылышта да, ир-атларны контракт буенча хезмәткә җибәрү буенча да күрсәткечләре яхшы.

-Көзге чакырылышта кырыклап Чирмешән районы егетләре солдат итекләре киде. Аларның күпчелеге коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә, диңгез пехотасында,  Самарадагы шефлыкка алынган гаскәрләрдә дә безнең егетләр аз түгел, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин. – Шунысы куанычлы, якташларыбызның күпчелеге ил алдындыгы бурычын үтәргә теләп бара. Ә менә армиядән качып йөрүчеләрнең дә булуы безне бер дә бизәми.

Ел дәвамында 40 тирәсе райондашыбыз контракт буенча хәрби хезмәткә киткән, аларның алтысы срочный хезмәткә барырга тиешле егетләр. Бу егетләр бер ел хезмәтләрен, килешү төзеп, ике елга алмаштырган.

-Контракт буенча киткән якташларыбызның күпчелеге махсус хәрби операциядә катнаша. Алар йөзгә кызыллык китерми, яхшы хезмәт итәләр, - диде Дамир Нурмөхәммәт улы. – Әйтик, махсус хәрби операциядә һәлак булган Туймәт авылы егете Нияз Шәрифуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев