Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге күпквартиралы тагын бер йорт төзекләнә

Район үзәгендә Дзержинский урамындагы 39 “а” йортта капиталь ремонт бара.

Биредә подъездларны тәртипкә китерделәр: идәннәргә плитәләр җәйделәр, стеналарны тигезләп буядылар, керү ишекләрен алмаштырдылар. Күп квартиралы бу йортның су челтәрен дә яңарттылар, гомуми электр санагачын подвалдан чыгарып фасадка урнаштырдылар. Хәзер төзүчеләр йортның түбәсендә эшлиләр, аны яңабаштан сүтеп җыеп. профнастил белән ябарга тиешләр.

Сүз уңаеннан, әлеге йортта ремонтка  2 миллион 300 мең сум акча тотылачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев