Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә олы кешеләргә нинди ярдәм кирәклеген өйләргә барып та өйрәнәләр

Райондагы “Мәрхәмәтле йөрәк” социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләрнең (инвалидларның) көндәлек шәхси ихтыяҗларын ничек башкара алуын аларның өйләренә барып өйрәнә, сораша.

Әйтик, кемдер мөстәкыйльлеккә өйрәнгән, әмма бүген кибеткә йөрү аның өчен инде кыен,  икенчеләргә җитдиерәк булышлык кирәк. Мондый сорашу, тикшерүләр ярдәмгә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүне сыйфатлырак, файдалырак итү өчен зарур, диләр социаль ярдәм хезмәте белгечләре.

-Безнең хезмәткәрләр бүген районда өлкән, ярдәмгә мохтаҗ 189 кешене карап, тәрбияләп тора. Әлеге уңайдан  халыкта нинди дә сорау-гозерләр булса, безгә  2-28-30 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, - ди   өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Галия Хөснетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев