Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел гына да 800ләп йортта су санагычлар куелган

Район үзәгендә 2091 йорт һәм фатир бар, шуларның яртысыннан күбрәге кулланылган су өчен хәзер санагыч күрсәткечләре буенча түли. 800ләп гаилә су санагыч җиһазларын быел куйдырып пломбалаткан. Чирмешәндә яшәүчеләр кышын көненә уртача барлыгы 700-800 куб.метрлап су куллана. Ә җәйге чорда бу күрсәткеч мең, мең ярым кубка җиткән көннәр булган. Санагычлар кую...

Район үзәгендә 2091 йорт һәм фатир бар, шуларның яртысыннан күбрәге кулланылган су өчен хәзер санагыч күрсәткечләре буенча түли. 800ләп гаилә су санагыч җиһазларын быел куйдырып пломбалаткан.


Чирмешәндә яшәүчеләр кышын көненә уртача барлыгы 700-800 куб.метрлап су куллана. Ә җәйге чорда бу күрсәткеч мең, мең ярым кубка җиткән көннәр булган. Санагычлар кую файдага, быел кызуда "өстәге урамнар"да яшәүчеләр дә сусызлыктан әллә ни интекмәде.
-Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү максатында, район үзәгендә 500әр кублы ике резервуар төзү эшләре дәвам итә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Рафик Хәйдаров. - Төзүчеләр әлеге сыешлыкларның стеналарын бетон белән күтәреп, җир өстенә кадәр чыктылар. Әлеге яңа объектның файдасын якынча киләсе елның август айларында тоя башларбыз.
Хәзер резервуарларның стеналарын җир өстеннән тагын биш метр югарылыкта бетонлап күтәрәләр, ә аннан плитәләр белән ябачаклар. Язын аларны, су агып китәрлек тишек-тошык калмадымы икән дип, кабат тикшерәчәкләр. "Су савытлары"ның өстенә курган өеп, аларны туфрак белән җылыту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined су санагыч