Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары юлларны кар суларыннан саклый

Көндезге җылыда эрегән кар сулары асфальт ярыкларына керә һәм төннәрен, салкыннарда туңып, юлларга нык зыян сала икән. Шуның өчен юл белгечләре бу көннәрдә юл кырыйларын кардан арындыра.

“Татавтодор“ җәмгыяте Аксубай филиалының “Чирмешән” юллар төзү һәм ремонтлау участогы районда 300 километрга якын арада олы трассаларны һәм авылларга алып керә торган юлларны карап тора.

-Быел кар күп яву булу сәбәпле, юлчыларга эш күп булды. Иске Котыш авылы тирәсеннән Аксубай районы чигенә таба араны,  Кара Чишмәдән Бәркәтә борылышы уңаендагы участокны аеруча еш чистартып торырга туры килде. Андый кар күп сала торган урыннар тагын шактый әле, - ди участок начальнигы урынбасары Исхак Әбүнәгыймов. – Юлда җыелган су – юл дошманы, ул салкында туңып асфальтны җимерә, тишек-тошыкларны зурайта. Шуңа күрә хәзер  кар яткан юлларны киңәйтәбез, юл кырыйларын – обочиналарны кардан арындырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев