Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе ветеран урманчыларга подписка бүләк итте

Район урман хуҗалыгында эшләп чыккан хезмәт ветераннарын шушы көннәрдә көтелмәгән бүләк белән сөендерделәр.

Чирмешәндә яшәүче Николай Суворов бу елның икенче яртысында “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасын бушлай алдырачак, бу басманы аңа элеккеге эшеннән бүләк ясап яздырганнар. Урманчылык тармагында  егерме елдан күбрәк шофер булып эшләгән якташыбыз аны  шәп бүләк сыман кабул итте.

-Беренче яртыеллыкта дүрт төрле басма, шул исәптән, район газетасын алдырдым, монысында исә берсе – “Наш Черемшан” бушлай була  инде.  Коллективка, җитәкчебез Алмаз Мотыйгуллинга бик зур рәхмәт, онытмыйлар, -ди Николай Иванович. -Район газетасы безгә, бигрәк тә пенсионерларга,  бик кирәк, бөтен хәбәрне шуннан белеп торабыз. Әле соңгы санда су ташулар хакында мәкалә укыдым. Чирмешәнгә урман хуҗалыгы министры килгәнен дә газетадан “ишеттем”: элеккеге хезмәттәшләрем өчен шатландым, аларга грамоталар биргәннәр. Котлауларны,  белдерүләрне, кайда, нәрсә булганын 02 хезмәте хәбәрләреннән дә укып барам. Кабат укыр өчен газеталарны җыеп куям.

Чирмешән урманчылыгы  җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин үзләрендә эшләп чыккан тагын ике ветеранга район газетасына подписка бүләк итте. Шешминкадан Евгений Дмитриевич Серов, Светлогорскидан Иван Николаевич Селиванов та киләсе яртыеллыкта хәбәрләр белән “Наш Черемшан” аша танышып барачаклар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев