Чирмешән районында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 97 кешегә карата беркетмә төзегәннәр
01 Үткән атнада 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут чыгулар турында хәбәрләр кермәгән. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган. 22 апрельдә Чирмешән-Яңа Элмәле юлында әйләнеп капланган машина янында Сосновка...
01 Үткән атнада 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут чыгулар турында хәбәрләр кермәгән. Чирмешән янгын-коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барган.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
22 апрельдә Чирмешән-Яңа Элмәле юлында әйләнеп капланган машина янында Сосновка кешесенең мәете табылган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Коралны теркәү срокларын үтәмәгән өчен Бәркәтә авылындагы бер ир-атның ау мылтыгы алынган.
Авылдаш хатын-кызга кул күтәргән өчен 1955 елгы чирмешәнле җаваплылыкка тартыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 97 кешегә карата беркетмә төзегәннәр, берәүгә транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җавап бирергә туры килә.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 33 административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 30дан күбрәк чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, ике көндә югары температуралы 4 бала янына чакыртканнар, берничә кеше көнкүрештә җәрәхәт алган һәм алкоголь белән агуланган. Чакыртуларның күпчелеге - хроник чирләр янына булган.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев