Чирмешән районы кешесе өендә, банкада 25 ел дары саклаган
Безнең районда

Чирмешән районы кешесе өендә, банкада 25 ел дары саклаган

Светлогорский поселогында яшәүче берәү ярамаганын белә торып, өендә, банкада 25 ел дары саклаган. Нәтиҗәдә, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Нәрсәгә кирәк буласын да уйламыйча, Виталий Антонов әлеге төтен чыгармый торган дарыны бер танышыннан 1993 елда ук сатып алган. Бәлки ярап куяр, янәсе.

Вакытлар узу белән исә банкадагы дары хакында полиция хезмәткәрләренә дә мәгълүм була.

Шартлый торган матдә саклаган өчен, суд Антоновны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.

Кадрия Гамирова фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев