Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бина бар, маллар булачак

2005 елдан бирле үсемлекчелек белән шөгыльләнгән Геннадий Макаров (Ивашкино) узган ел гаилә фермасы оештыру эшенә керешә. 2011 елда Г.Макаров 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасына нигез сала. Профнастилдан төзелгән корпусның эчке эшләре генә калып бара. Төзелеш өчен 350 мең сум дәүләт ярдәме алганнар. -Бу елның көзендә төзелешне тәмамлап,...

2005 елдан бирле үсемлекчелек белән шөгыльләнгән Геннадий Макаров (Ивашкино) узган ел гаилә фермасы оештыру эшенә керешә.


2011 елда Г.Макаров 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма бинасына нигез сала. Профнастилдан төзелгән корпусның эчке эшләре генә калып бара. Төзелеш өчен 350 мең сум дәүләт ярдәме алганнар.

-Бу елның көзендә төзелешне тәмамлап, 50 баш савым сыеры алырга исәплим. Үсемлекчелек белән генә шөгыльләнүнең файдасы аз, бөртекнең бәясе түбән. Аны терлекләргә ашатып, сөт, ит сату табышлырак, - ди Геннадий Федорович. - Симертү өчен 300 мең сумга 12 баш үгез алдык. Терлек азыгы җитәрлек.

Фермерның 200 гектар чәчүлек җирләре бар. 110 гектарын язгы бодай били, шуның 40 гектарына элиталы орлык чәчелгән. 30 гектардан артык җирдә күпьеллык үләннәр тамыр җәйгән. Бу җирләрне эшкәртү, чәчү өчен фермерның техникасы җитәрлек, барысы да төзек.

Үткән язда Макаров кредитка "Нива" комбайны сатып алган. Аның 50 процентын дәүләт түли. Бүген Г.Макаров хуҗалыгында өч кеше эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фермер Геннадий Макаров

2
X