Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Безнең полицейскилар – иң яхшылар арасында

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә 2011 ел өчен оператив - хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Йомгаклау киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, 2011 ел җиңел булмады, 1 июньнән, ЭЭМ реформалаштыру кысаларында, Чирмешән һәм яңа чишмә эчке эшләр бүлекләре ике район территориясен хезмәтләндерүче бер бүлек итеп үзгәртелделәр. Шуны искә алып, икенче яртыеллыкта эшне үзгәртеп коруларны,...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә 2011 ел өчен оператив - хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.


Йомгаклау киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, 2011 ел җиңел булмады, 1 июньнән, ЭЭМ реформалаштыру кысаларында, Чирмешән һәм яңа чишмә эчке эшләр бүлекләре ике район территориясен хезмәтләндерүче бер бүлек итеп үзгәртелделәр. Шуны искә алып, икенче яртыеллыкта эшне үзгәртеп коруларны, штат кыскартуларны, хезмәтләндерү территориясе киңәюен исәпкә алып оештырырга туры килгән. Шуңа да карамастан, полиция шәхси составы алдына куелган бурычлар, нигездә, үтәлгән.

Киңәшмәдә катнашкан муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бүлек хезмәткәрләренә оператив - хезмәт эшчәнлеген, җинаятьчелекне кисәтүне тагын да яхшырту буенча киләчәккә бурычлар билгеләде.

Ә менә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының үткән ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегиясендә "Чирмешән" муниципальара бүлеге үз категориясендә иң яхшыларның берсе дип табылган һәм өченче урынга лаек булып, Диплом алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Диплом