Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган чирмешәнлеләрнең исемлекләре яңарган

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган тагын 44 якташыбызның каберләре билгеле.

-Узган елның ахырында Билгесез солдат көне уңаеннан, “Орион” яшьләр үзәгендә чара оештырып, 48 райондашыбызга Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалган дип исәпләнгән туганнарының, бабаларының һәлак булган һәм җирләнгән урыннары турында хәбәр итү кәгазьләре тапшырдык, - ди яшьләр үзәге директоры Ирина Суворова.

Хәзер әлеге исемлек тагын тулыланган. Аңа 44 райондашыбызның исеме өстәлгән. Бүгенгесе көнгә барлыгы 607 шундый якташыбызның җирләнгән урыннары билгеле.

-Җиңү көне алдыннан исемлеккә яңа кертелгәннәрнең туганнарын җыеп, аларга хәбәр кәгазьләре тапшырырга ниятлибез. Кайберләренең өйләренә барачакбыз, - ди Ирина Александровна. - Райондашларга мөрәҗәгать итәсем килә: шушы исемлекләрне балаларыгыз, әти-әниләрегез белән бергә карагыз. Бәлки, үзегезнең авылныкыларын танырсыз, исегезгә төшерерсез. Барысына да ярдәм итәрбез, документ тапшырырбыз.

Исемлеккә кагылышлы сораулар булса, “Орион” яшьләр үзәге директоры Ирина Суворовага 8-937-292-93-07 номеры буенча мөрәҗәгать итеп була.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев