Бәркәтә авылы мәчетендә Рамазан аенда быел да һәр көнне диярлек ифтар ашлары көйләнәчәк.
Мондагы имам Илдар Абдуллин әйтүенчә, авыз ачу табыннарын мәчеттә сыйныфташлар, туган-тумача, читтә яшәүче авылдашлар еш әзерләтә. Быел тәүге аш 11 мартта була.

-Аш мәҗлесләре үткәрү өчен мәчетнең яңа янкормасында 70-80 кеше сыйдырырлык бүлмә бар. Изге Рамазан аеның тәүге көненнән ахырына кадәр ашларны әзерләүче уңган апаларыбыз быел да ярдәмнәреннән ташламаслар дип өметләнәбез, - ди Илдар хәзрәт.
Илдар Абдуллин фотолары
Нет комментариев