Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында зиратка юл салалар

Әмир авылында зират буендагы юлга таш түши башладылар.

Бирегә вак ташны ике ел дәвамында мәчеткә бирелгән сәдакалар һәм иганәчеләр күрсәткән ярдәм исәбенә кайтарганнар.

– Зиратның төп капкасына кадәр асфальт салынган. Ә менә каберлекнең ян капкасына кадәрге юл, 140 метр арада, бик начар иде. Авылдашлар белән киңәшләшеп, аны таштан түшәргә булдык, – ди әлеге эшне башлап йөрүче Рафис Мәслахов. – Әүвәл сәдака акчаларына таш кайтарта башладык. Аннан соң кайбер якташлар да  бу хакта ишетеп, сәдака булсын дип, үзләре дә машиналар белән таш ташыдылар. Бу көннәрдә монда планировка ясап, җирнең өске өлешен алып, беренче катлам таш түшәп чыктык. Әле эшләр күп, шуңа да авылдашларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Аллаһының рәхмәте яусын, бик күп кеше өлеш кертте, әле дә акча күчерүчеләр бар.

Сүз уңаеннан, зиратка су да кергән, ут та бар. Кабер өсләрендәге чәчәкләргә су сибү өчен, зур савытта су җылынып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев