Әккәрәйдә туган балаларның әти-әниләренә 30ар мең сум акча бирәчәкләр
Әлеге авылда эшчәнлек алып баручы “Әккәрәй” җәмгыяте идарәчесе Виктор Сутягин авыл җыенында халыкка шундый хәбәр ирештерде. Бу ярдәм узган 2025 елда балалары туган гаиләләргә дә бирелә.
Алда язганыбызча, 30 мең сумлык мондый бүләккә Ульяновка һәм Яңа Кади авыл җирлекләре авылларында балалары туган яшь гаиләләр дә ия булачак. Шарты – әти-әнисенең берсе район җирендә яшәргә һәм эшләргә тиеш.
Бүген Әккәрәй авылындагы 185 йортта 571 кеше гомер кичерә. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Федор Андреев хисап докладында әйтүенчә, Ивашкино авыл җирлегендәге Ивашкино, Әккәрәй авылларында 2025 елда 9 бала туган (аларның өчесе генә авылда яши), 15 авылдаш гүр иясе булган.
Әккәрәйлеләр авыл янындагы юл буенда машиналар көтү өчен ышыкланырга повильон кирәксенә. Яшь бала үстерүче гаиләләр балаларга дәүләттән бирелә торган ризыкларны китерү проблемасын кузгатты. Беренче Май урамында яшәүчеләр яхшы юл сорый. Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова әлеге мәсьәләләрне контрольгә алды.
Сходта авылның иң күп сөт тапшыручылары Рита Романовскаяны, Зоя Васильеваны, Вера Сипатрованы, башняга су кудыручы Елена Макарованы, авыл активистлары Галина Маркелованы, Николай Романовскийны, СВО ветераны Андрей Малиновны бүләкләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев