Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

1 апрельгә кадәр җыелган үзара салым акчасын быел ук үзләштерергә мөмкин

Чирмешән авыл җирлегендә 2022 елда тупланырга тиешле үзсалымның әлегә 51 проценты – 927 мең 150 сумы җыелган. Үткән ел әлеге авыл җирлегендәге халыкның 37 проценты тулаем 670 мең сум үзсалым тапшырган.

-Быел безгә 3636 кешедән 1 миллион 818 мең сум үзсалым җыю бурычы куелды, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – 1 апрельгә кадәр җыеп тапшырылган суммага дәүләт ярдәме, ягъни бер сумга дүрт сум нисбәтеннән, акча елның беренче яртысында ук исәп-хисап счетына утыра һәм җәй айларында төзекләндерү эшләрен күбрәк башкарырга мөмкинлек була. Ә 1 апрельдән соң тапшырылган акчаларга республика ярдәме 2023 елда гына кайта.

Чирмешән авыл җирлегендә 5122 сайлаучы исәпләнә, шуларның 29 проценты (1486 кеше) ташламаларга ия, ягъни үзсалымнан азат ителә. Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары, беренче төркем инвалидлар, 80 яшьне узган кешеләр, сугышчы-интернационалистлар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортинтернатында яшәүчеләр, хәрби хезмәттәге егетләр һәм көндезге формада укучы студентлар.

Быелгы үзсалым акчаларына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен махсус сыешлык (емкость) сатып алу, Чирмешәннең төньяк-көнчыгышында тротуарлар төзү өчен проект-смета документлары әзерләү планлаштырыла. Средстволарның бер өлеше авыл җирлеге территориясендәге 9 зиратны тәртипкә китерүгә дә тотылачак. Шулай ук, урам яктырткычларын ремонтлау, җирлек тракторын карап торуга да бүленә бу акчалар.

Чирмешән авыл җирлегеннән кала, районның унҗиде авыл җирлегендә үзсалым акчалары тулысынча җыелып беткән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев