Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Чирмешәндә СВО геройлары әниләрен фотосессиягә дәштеләр

“Офицерлар һәм хәрбиләр хатыннары Союзы” төбәкара иҗтимагый оешмасы районыбызның СВО каһарманнары әниләрен “Жена, мама, дети, отец героя” фотопроектына дәште.

-Әлеге проект Оксана Бородина җитәкчелегендә гамәлдә. Мин үзем тумышым белән Яңа Чишмә районыннан әүвәл анда әниләрне фотоларга төшергәннән соң, волонтер Алия Шәкурова чакыруы буенча сезнең районга килдек. Махсус хәрби операция геройлары әниләренең шушылай күңелләрен күрергә тырышабыз, - диде хәрби офицер хатыны, проектның Чирмешән районындагы инициаторы Эльвира Узбекова.

Фотосессиягә чакырылган әниләр арасында Чирмешәннән Зинаида Ефремова, Түбән Чегодайдан Гөлнәзирә Дәүләтшина бар. Аларның уллары СВО да башларын салды, икесе дә Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

-Улыбыз Ранис СВО да 1 ел да 9 ай хезмәтиткәннән соң батырларча һәлак булды. Газизебез бик уңган иде, йорт өгертте, машина алды. Эштән курыкмады, тырыш бала булды! Мактанучыларны яратмады, үзе дә мактанмады. Урыны җәннәттә булсын. Фотосессиягә чакырулары, игътибарыгыз өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт, - диде Гөлнәзирә Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев