Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Чирмешәндә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын белән ярдәм итәләр

2023-2024 елларда Чирмешән урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның 186 гаиләсенә булышып, аларга 1116 кубометр утын биргән.

Әле уңайдан район җитәкчелегеннән ярдәм сорап тагын 47 гаиләдән гариза кергән.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә шушылай булышуны дәвам иттерәбез, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Бу эшне без авыл җирлекләре белән килешеп, бергә башкарабыз. Ел ахырына кадәр барлык гаризаларны да үтәргә тырышачакбыз. Утын әзер, илтеп бирәсе генә бар. Дөрес, кайберәүләр ярган утын сорыйлар, әмма безнең андый мөмкинлегебез юк. Кул көче белән генә ул кадәр утынны ярып бетерә алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев