Айдар Метшин СВО зонасыннан кайткан чирмешәнлеләр белән очрашты
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чирмешән җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Рамил Айбатов хәрби хезмәткәрләр - махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраштылар.
- Бүген без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел диярлек - хәзер яхшы тәэмин итәләр, - диде анда хәрби Урал Гарифуллин. – Районыбыз халкына, җитәкчелеккә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен, аерым рәхмәт: гуманитар булышлык килеп тора.
Урал махсус хәрби операциядә 2022 елның октябреннән катнаша, машина йөртүче булып хезмәт итә. Ул депутатка йөк машинасы өчен көпчәкләр сорап мөрәҗәгать итте. Айдар Метшин әлеге мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.
Махсус операция ветераны Илнар Мортазин Туймәт авыл җирлеге башкарма комитетында эшли. Ул контракт буенча СВО зонасында хезмәт итте. Илнар авыл тормышында актив катнаша һәм җирлек башлыгы вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим итә.
- Сугыш хәрәкәтләрен узган ветераннарыбызның илгә тыныч тормышта хезмәт итүләрен күрү сөенечле. Аларның күбесе «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар әзерләү программасында катнаша. – диде Айдар Метшин. - Бүген СВОда катнашучыларга гына түгел, ветераннарга да ярдәм итәргә кирәк. Хезмәт тәмамланганнан соң социализацияләүдә булышлык программалары кирәк булачак. Сезгә дә бу юнәлештә эш алып бару зарур. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсен белергә тиешбез, - диде Айдар Рәис улы.
-Район сугышчылар белән даими элемтәдә тора, - дип ассызыклады Рамил Айбатов. - Без системалы рәвештә барлык юнәлешләр буенча гуманитар йөкләр җибәрәбез, туганнарыннан шәхси посылкалар алып барабыз. Тиздән чираттагы кәрванны озатырга планлаштырабыз - иң кирәкле әйберләрне җыябыз.
Очрашуда шулай ук 2024 елның 14 октябрендә ачылган «Ватанны саклаучылар» Фондының җирле филиалы социаль координаторы Алия Шәкүрова да катнашты. Хәзер фонд опекасында 23 хәрби хәрәкәт ветераны, һәлак булган хәрбиләрнең 78 гаилә әгъзасы һәм хәбәрсез югалганнарның 13 туганы бар.
Әңгәмәдән соң Айдар Метшин һәм Рамил Айбатов СВО зонасындагы хәрби хезмәткәрләр өчен ике «Шевроле Нива» автомобиле тапшырдылар.
Депутат «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда да булды. Ул территорияне карап чыкты, персонал белән аралашты һәм балаларның ялын оештыру турында фикер алышты. Яшь буынның иминлегенә һәм сәламәтлеген ныгыту өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелергә тиешлеген әйтте.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев