Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә Һәйкәл хәзер кирәк

Һәйкәл хәзер кирәк Район газетасында инде күптәннән Ана һәйкәлен төзү - булдыру турында сүз бара. Әйе, әниләребез сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда бик зур хезмәт башкардылар, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйдылар, шул ук вакытта балалар да үстерделәр. Кечкенә арбага утыр­тып, балаларын үз­ләре белән кыр­га да алып барганнар. Көне буе эшләп...

Һәйкәл хәзер кирәк

Район газетасында инде күптәннән Ана һәйкәлен төзү - булдыру турында сүз бара. Әйе, әниләребез сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда бик зур хезмәт башкардылар, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйдылар, шул ук вакытта балалар да үстерделәр. Кечкенә арбага утыр­тып, балаларын үз­ләре белән кыр­га да алып барганнар. Көне буе эшләп бик арыганнар. Шундый бер хәл турында да сөйләгәннәрен хәтерлим. Бер апа шулай кырдан, эштән кайт­канда, арбадагы баласының төшеп калганын сизми, күрми кала. Авыл башына кайтып җиткәч кенә баланың юклыгын абайлап ала. Күрәсең, арбасы тузган, төбе начар булган.
Минемчә, район үзәгендә бер матур гына урында, бер кулына урак, икенчесенә шул кечкенә арба белән бала тоткан әни һәйкәле куелса бик тә игелекле гамәл булыр иде. Хәзерге яшь буын әби-бабайларының ничек яшәгәннәрен кү­реп, тоеп калырлар иде.
Ул һәйкәлне нәкъ хәзер, шул авырлык­ларны күргән әти-­әниләребез, әби-бабайларыбыз исән чакта куярга кирәк. Үз күзләре белән күреп, безне дә искә алдылар диеп шатлансыннар иде.
Миндар Борһанов.
Лашман авылы.
Кышкы Кузьминки - нәкъ элеккегечә
Кыр эшләре тәмамлангач, авылларда кышкы Кузьминки дигән бәйрәм үткәрелә торган булган. Бу көнне кешеләр бер-берсенә кунакка барганнар, өйләрдә җырлы-биюле кич утырулар оештырылган. Әлеге бәйрәм гади авыл һөнәрчелә­ре - тимерчеләр Кузьма һәм Демь­ян исемнәре белән бәйле. Алар хакында халыкта борын-борыннан күп төрле риваять­ләр йөргән.
Кышкы Кузьминки бәйрәмен "Рус милли-мәдәни берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активы оештырды. Балаларны һәм өлкәннәрне яшүсмерләр спорт мәктәбенә чакырып, бик күңелле һәм кызык­лы программа тәкъдим иттеләр.
Кичәне алып баручы 2нче Чирмешән мәктәбе укучылары Надя Сос­нина һәм Алена Ваулина борынгы сарафаннар киеп, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Педагог-тәрбия­че Ирина Суворова һәм Татьяна Гришаниналар кичәгә килгән өлкәннәргә дә, балаларга да кәефсез утырырга ирек бирмәделәр. Валентина Кандрова исемендәге "Ветеран" ансамбле, Валерий, Татьяна һәм Саша Гришаниннар гаиләсенең чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр.
Өч дистәгә якын бала спорт мәктәбенең зур залында оештырылган элеккеге уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдәгеләргә кышкы Кузьминкида әзерләнә торган ашамлык­лар да бик ошады.
Мондый чаралар халык йолаларын һәм традицияләрен саклап калуга ярдәм итә. Ә бу исә милли-мәдәни берләшмәнең төп бурычларыннан берсе.
Валентина Меркулова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined хатлар Аналар