Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Камада яшәүче якташыбыз туган якны сагынып яши

Мин 60 елдан күбрәк Кызыл Яр поселогында яшәдем. Туган җирем кебек якын ул миңа.

Узган елда 90 яшь тулды, олыгайдым, инде Түбән Камада, кече улым гаиләсендә гомер итәм. Тормышым җитеш, тыныч. Әмма, барыбер, Кызыл Яр, күршеләр сагындыра. Менә шундый чакта район газетасын кулга алам да, райондагы яңалыклар белән танышам. Читтә торсам да, “Безнең Чирмешән”гә язылмыйча калганым юк. Аны күршеләрдә җыеп баралар, кайткан-киткәннәр миңа алып киләләр.

Яраткан газетабызның 90 яшьлеге булган икән. Шул уңайдан, яшьтәшемә озын гомер телим. Газетабыз матур, эчтәлекле, аны кулга алырга да рәхмәт.

Сүз уңаеннан. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Мин якташларымны рус телен, татар телен дә яхшы өйрәнергә өндим. Эстон кызы булсам да, хәзер татар теле туган телем кебек, мин шул телдә укыйм, язам, сөйләшәм.

Асия Могыйнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев